Интеллектуаль уен "Нәрсә? Кайда? Кайчан?"
29 нчы мартта "Ярый әле каникуллар бар" проекты кысаларында,"Заман" уку һәм аралашу үзәгендә 48 нче китапханә хезмәткәрләре "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенын оештырды.Уенның актив уенчылары-26 нчы мәктәпнең 2 "Б" сыйныф укучылары иде.
Алар "Әдәби сандык","Әкияти алан","Күңелле башваткычлар" бәйгеләрендә көч сынашып, күңелләрен күтәрделәр.Уен бик кызу барды,мавыктыргыч булды..
Финалда катнашучылар "Акыллылар" почет билгеләре белән бүләкләнделәр.