Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Экскурсия-таныштыру "Шундый могҗиза бар"

   34 нче гимназиянең 3нче сыйныф укучылары өчен "Шундый могҗиза бар" исемле экскурсия-таныштыру  үткәрелде.
   Балалар китапханә бүлекләре белән,анда үзеңне тоту кагыйдәләре,китап белән эшләү кагыйдәләре белән таныштылар.
   Экскурсия барышында китапханәдә китапларның бик күп булуы һәм һәрберсенең  киштәләрдә үз урыны булуына игътибар юнәлтелде. Китапханәче китапларның бер-берсеннән тышкы кыяфәтләре,эчтәлекләре белән аерылып торуы турында  сөйләде.
 Балалар  әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, китапханәгә килеп китаплар алып укырга вәгъдә иттеләр.