Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Гайлә белән уку китапханәсе һәм 22 нче, 23 микрорайоннарның СТОС җитәкчеләре арасында "Күршеләр бәйрәме"

           Гайлә белән уку китапханәсе һәм 22 нче, 23 микрорайоннарның СТОС җитәкчеләре арасында "Күршеләр бәйрәме


          2015 елның 9 нчы июненьдщ №№ 22 нче, 23 нче микрорайонда торучы шәһәрдәшләребез һәм шәһәребез кунаклары өчен "Күршеләр бәйрәме" уздырылды. 

          22 нче, 23 нче микрорайонында яшәүчеләр өчен елдан ел кабатланып килүче "Күршеләр бәйрәме" бик яхшы гөреф-гадәткә әверелде.

         2015 елда да 48 нче Гайлә белән уку китапханәсе бәйрәмдә актив катнашты. Үзебезнең хезмәтебезне тәкъдим иттек. 

         "Күршеләр бәйрәме" Бөтендөнья күршеләр көненә багышланды. Бу бәйрәмдә 22 нче һәм 23 нче микрорайонда яшәүчеләр берләштерелде.

         Бәйрәмнең төп оештыручылары 11 нче округ депутаты Музипова Г.А., 22 нче, 23 нче СТОС җитәкчеләре, "ТАНЕКО"ның иҗади коллективлары, 73 нче, 77 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре булды.

         Күңелле музыка, балалар көлүе бәйрәмнең бизәге булып торды.

         Әниләр, әтиләр һәм балалар бик зур теләк белән спорт һәм әдәбиять буенча ярышларда катнаштылар.

        Бәләкәй тамашачыларны "Күңелле старт"тан башка мультфильмнар һәм әкиятләр буенча ярышлар үткәрелде. Ярышта әлбәттә дуслык җиңде.

        Зуррак балалар "Үзеңнең урамныңны чистарт" дип аталган квест уенда бик зур теләк белән катнаштылар. Уен барышында балалар үзләре яшәгән микрорайоннарында нинди агачлар, куаклыклар үскәнен атарга тиеш булдылар.

        Соңырак баларнга пакетлар таратып 15 минут эчендә якын тирәдәге территорияне  чүпләрдән арындырырга тәкъдим ителде.

        48 нче Гайлә китапханәсенә  бәйрәм барышында  балаларны җәлеп итеп, төрле әдәби чаралар үткәрү  вазыйфасы йөкләнде.

        Буккроссинг дип аталган акция  китапханәдә яңа юнәлеш буларак күп кешене үзенә җәлеп итте. Балалар бик зур теләк белән китаплар һәм журналлар карадылар, ә олылар шулай итеп үзләре һәм балалары белән китапханә укучылары булырга мөмкинлеге белән таныштылар. Кирәкле белешмә алып, үзләренә ошаган китаплар сайладылар.

        Бәйрәмдә үк китапханә укучылары булдылар!

        Бәйрәм барышында китапханәчеләр китапханә һәм хезмәтләребез турында буклетлар тараттылар.

        Балалар һәм олылар тамашачы гына булып калмадылар,  ә үз теләкләре белән төрле ярышларда катнаштылар.

        Китапханәчеләрнең "Күршеләр бәйрәмендә катнашуының төп максаты - Түбән Камада шәһәрдәшләребез  арасында укуны алга таба алып бару, китапханәнең имиджын күтәрү, партнерлар белән араны ныгыту, яңа укучылар җәлеп итү булды.

        "Күршеләр бәйрәме" - ул матур, күңелле чара, 22 нче һәм 23 нч микрорайоннарда яшәүче шәхәрдәшләребезне берләштерүче һәм уңай кәеф бүләк итүче.

        Буккроссинг акциясе барышында 100 данә китап бүлүк ителде.