Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Фольклор утырмасы

  Бүген китапханәдә 28 нче мәктәпнең 3Б сыйныф укучылары өчен "Фольклор утырмасы" үткәрелде.

   Китапханәче балаларны ипи,тоз белән;шаян такмазалар белән каршы алды.

   Фольклор сәгате бик күңелле һәм файдалы үтте.Балалар халык авыз иҗаты әсәрләренең күптөрлелеге,аларның кеше тормышында әһәмияте турында белемнәрен киңәйттеләр.

  Борынгы әйберләрдән һәм халык авыз иҗаты әсәрләре тупланган китаплардан  әзерләнгән күргәзмә-экспозиция балаларда зур кызыксыну уятты.