Экскурсия
Бүген 77 нче балалар бакчасының 9 нчы төркем балалары өчен "Китапханә,китап,һәм мин" дип исемләнгән кызыклы экскурсия уздырылды.
Балалар янына китап патшалыгында яшәүче Буковка-хәреф кунакка килде. Ул балаларны китап уку кагыйдәләре белән таныштырды,китапханә бүлекләре турында мәгълүмат бирде.
Чара барышында балалар әдәби геройларны танып белделәр,балалар өчен китаплар,журналлар белән таныштылар.Яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр.