Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Әңгәмә-уен "Әдәпле,үзе матур гадәтле"

  Һәр кеше дусларыннан,танышларыннан. күршеләреннән игътибар, ягымлы сүз көтә.Ә әдәпле кеше һәрвакыт һәркем белән ягымлы, матур сөйләшә. Әдәпле кешегә башкалар да,гадәттә, яхшылык белән җавап бирәләр.

  Бүген үткәрелгән  "Әдәпле,үзе матур гадәтле"  исемле уен- әңгәмәдә балалар бик теләп катнашты:әдәплелек кагыйдәләрен,тылсымлы сүзләрне искә төшерделәр;әдәплелек мәсьәләләрен чиштеләр,Шәүкәт Галиевның "Рәхмәтләр хакында","Тәртиплелер" шигырьләре белән таныштылар.