Иҗат кичәсе
Бүген китапханәдә шагыйрә Әлфия Юдина белән иҗади очрашу үтте. Ул шагыйрәнең яңа китабы басылып чыгу уңаеннан оештырылды.
Әлфия Флюровнаның иҗаты киң кырлы:матур,мәгънәле шигырьләр һәм үзенчәлекле картиналар.
Очрашу үзенә бертөрле җылылык белән үтте,һәрбер катнашучы күңелендә якты хисләр уятты.