Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Әдәби-экологик сәгать

   26 нчы, 28 нче, 29 нчы  һәм 34 гимназиясының башлангыч сыйныф укучылары өчен Әдәби-экологик кичә

           
           Бөтендөнья күләмендәге табигатьне саклау көненә багышланган  Әдәби-экологик сәгать: "Табигать безгә акылны яманлык кылыр өчен тугел, ә яхшылык кылыр өчен бирелгән"  дип аталган кичә уздырылды.

           Алып баручы балаларны кабатланмас табигатҗ һәм әдәбият дөнясына сәяхәткә чакырды. Балаларны төрле уеннар һәм биремнәр котте.

           Презентация күрсәтү вакытында Э. Успенскиның "Әйләнә тирә" дигән көлдергеч шигыйрь  укылды.

           Соңырак: "Табигать  могҗизалары" дигән уен оештырылды. Уен 5 бүлектән тора.

           1 бүлек. "Төрле төстәге табигать". Балалар "Хикәянең исеме барлыкка килсен өчен җөмләгә нинди сүз җитми?" дигән сорауларга җавап эзләделәр. 

           2 бүлек. Язучы һәм аның "яшел дуслары". Әйтегез әле, язучы белән үсемлекләрне нәрсә берләштерә?

           3 бүлек. Могҗизалы үзгәрешләр. Балалар табигать  турында табышмаклар чишә.

           4 нче бүлек. Табигать табышмаклары. Балалар Ю. Дмитриеваның "Табигать китабы" Я. Лариның "Карик һәм Валиның маҗаралары", И. Акимушкинның "Җәнлекләр дөньясында" дигән китаплары буенча сорауларга җавап эзләде. 

           5 нче бүлек. Кошлар сөйләшүе. Балалар Н. Сладкованың "Язгы сөенечләр" дип аталган китабы буенча сорауларга җавап бирделәр.

           Татарстанда 2015 ел Парклар һәм скверлар елы булуы уңаеннан  Казандагы парклар һәм скверлар буенча презентация күрсәтелде.

            Алып баручы балаларга "Табигат безнең берәү генә" дип атала торган ел давамында курсәтелә торган күрмгәзмәне карарга тәкъдим итте. Периодик басмалар, табигать, җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр турындагы китаплар белән таныштырды.