Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Уен-сәяхәт "Льюс Кэрроллның могҗизалар иле"

   "Укы һәм танып бел" клубы балалары өчен, Л.Кэрроллның тууына 190 ел тулуга багышлап чираттагы чара үтте.
 Китапханәче балаларга инглиз әкиятчесенең тормышы һәм иҗаты турында,аның язучы гына түгел, рәссам да,фотограф та,фокусник та, математика профессоры да булуы турында сөйләде.
Ләкин  Л.Кзрроллны дөньяга Алиса исемле кыз турындагы китаплары таныткан.  Балалар әлеге әкиятләрнең  язылу тарихы, Алисаның могҗизалары турында ишеттеләр, табышмакларга җавап бирделәр, кызыклы уеннар уйнадылар. Язучының могҗизалар иле буенча уен-сәяхәт бик мавыктыргыч булды.