Мастер класс "Әтигә открытка"
Ватанны саклаучылар көне алдыннан 48 нче гаилә китапханәсендә бүләк- открытка ясау буенча мастер класс үткәрелде.
Ватан сакчылары- әтиләр,бабайлар,өлкән абыйлар һәрбер гаиләдә бар. Аларга үз кулың белән ясалган открытканы бүләк итү- олы хөрмәт билгесе.
Мондый бүләкне әзерләү җиңел эш түгел,ләкин китапханәче ярдәме белән һәр баланың открыткасы бик матур килеп чыкты.