Әдәби сәгать "Муса Җәлил-халкыбыз горурлыгы"
Бүген китапханәдә "Яшь техник" яшьүсмерләр клубына йөрүчеләр өчен "Муса Җәлил- халкыбыз горурлыгы" исемле әдәби сәгать үтте. Балаларга шагыйрьнең тормыш юлы турында фильм күрсәтелде, аның шигырьләре укылды. Герой шагыйрьнең батырлыгы, кыю шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады.