Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Милли сәнгать дәресе "Бигрәк матур киемнәр,энҗе бөртекләр белән"

Татар халкының  милли киеме- халыкның күңел көзгесе.
   Халкыбызның милли мирасы белән таныштыру максатыннан "Бигрәк матур киемнәр,энҗе бөртекләр белән" дип аталган милли сәнгать дәресе оештырылды.
Дәрестә милли киемнәрнең тарихы,төрләре белән таныштырылды.  Милли киемнең тегелеше һәм бизәлеше  халыкның олы иҗади көчкә ия булуын;эшчән,уңган халык икәнен күрсәтүе хакында әйтелде. Элек татар кешесенең кигән киеме аның шәхси хәлен,яшен, холкын чагылдыруы турында  сөйләнде.