Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Шигъри сәгать "Шигърият уяна миндә" .

48 нче гаилә китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында,шәһәребезнең 84 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен, "Шигърият уяна миндә" исемле шигъри сәгать үтте.

Чарага "Кама таңнары" әдәби берләшмә әгъзасы, балалар язучысы Рәмзия Вәлиева чакырылды. Балалар зур әзерлек белән килгәннәр: шагыйрәнең шигырьләрен ятлаганнар,шигырьләргә рәсемнәр ясаганнар, кызыклы сораулар әзерләгәннәр.

Балаларга шигырьләр язучының үзе белән очрашу, аның китаплары белән танышу бик күңелле булды. Ә шагыйрәгә балалар укуында үзенең шигырьләрен тыңлау, җанлы аралашу олы куаныч китерде.