Мәгълүмати сәгать "Каләм очында- галәм".
Каләм очында-галәм.
Ман каләмең галәм коесына,
Күләгәсез Күңел Ияләре
Сүз каурыенда коенсыннар.
Марсель Галиев.
"Каләм очында- галәм" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев иҗатына багышланды. Чараны әдипкә 75 яшь тулу уңаеннан оештырдык.