Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Очрашу кичәсе "Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре"

48 нче гаилә китапханәсендә өлкәннәр көненә багышланган "Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре" исемле очрашу кичәсе үтте. "Бәрхет вакыт" клубы әгъзалары өчен кичә программасы бик күңелле әзерләнде: тирән мәгънәле шигырьләр укылды, ретро-викторина оештырылды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичә кунаклары "Үз парыңны тап" уенын уйнадылар һәм бер- берсен бәйрәм белән котладылар.Очрашу кичәсе бик күңелле үтте.