Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Данлы еллар.

Түбән Кама шәһәренең комплекслы музее. — Түбән Каманың барлыкка килү һәм үсеш тарихы, шәһәрнең күренекле кешеләре, инфраструктурасы һәм сәнәгать оешмалары белән таныштыра.Түбән Кама шәһәре төзелә башланган 1961 елда шәһәр тарихы музеен оештыру эшләре башлана. Музей 1976 елның 22 сентябрендә шәһәрнең ун еллыгына  ТАССР Берләшкән музее филиалы буларак ачыла. 2008 елдан — мөстәкыйль мәдәният оешмасы.

1976 елда музейга Гагарин урамындагы өч бүлмәле фатирдан урын бирелә. 1978 елда Вахитов урамында яңа бинага күченә. 2004 елда шәһәр үзәгендә ( «Восход» кинотеатры бинасы урынында) музей өчен махсус проект белән ике манаралы әкият кирмәненә охшаган яңа бина салына.

Мәйданы 753 кв. м. Музей фондында 26 меңнән артык экспонат исәпләнә: алар арасында сәнгать әсәрләре һәм документаль чыганаклар, борынгы керәстиян көнкүрешен тасвирлаган этнография әйберләре, китаплар, документлар, борынгы акчалар коллекциясе.
9 күргәзмә залы, шулай ук музыкаль кичәләр һәм рәссамнар белән очрашу өчен сәнгать залы эшли.