Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Данлы еллар.

Түбән Кама районы байрагы
    Түбән Кама районы байрагы  — тану-хокукый билге, муниципаль берәмлекнең рәсми символы булып хезмәт итә. Түбән Кама муниципаль районы шурасының 2006 елның 9 июнендәге 25нче санлы карары нигезендә расланган.
Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2400нче сан белән кертелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 61нче сан белән кертелгән.

Байрак тасвирламасы
Түбән Кама муниципаль район байрагы буе иңенә карата 2:3 нисбәтендәге турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт. Вертикаль буенча 3 буйга бүленгән: зәңгәр, сары, яшел. Сары буй байрак озынлыгының 1/5 өлешен тәшкил итә һәм үзара тигез озынлыктагы зәңгәр һәм яшел буйлар арасында урнаша. Сары буйда кояш һәм нарат рәсеме төшерелгән яшел график композиция сурәтләнгән.

Байрак символикасын нигезләү.

  Байракның символлары аллегория телендә район тарихын, географиясен һәм мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра.

Сары буйдагы нарат һәм кояш рәсемнәре районда яшәү өчен уңай табигый шартларны гәүдәләндерә.

   Зәңгәрсу төс (зәңгәр төс) — намус, дан, тугрылык, гаделлек символы.

Сары төс (алтын төс) — ныклык, бөеклек, байлык, акыллылы, тотрыклылык, ихтирамлылык символы.

Яшел төс — тереклек, сәламәтлек һәм үсеш, яңарыш символы.