Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Татар теле- минем туган телем, Татарстан - минем туган ягым".

"Татар телем,серле,моңлы бишек" программасы кысаларында,халыкара туган тел көненә багышлап 28 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары белән туган як сәгате оештырдык. Ул "Татар теле- минем туган телем, Татарстан - минем туган ягым" дип аталды.
Чара бик файдалы булды, күңелле үтте. Рус телендә сөйләшүче балаларның да татар телендә әңгәмә алып бара алулары куандырды.