Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Кичә "Тамырларым туган якта"

И туган тел,
и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле! 
Г.Тукай.
Бүген  китапханәдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Тамырларым туган якта" дип исемләнгән кичә үтте. Чарада татар, рус, чуваш милләтеннән вәкилләр катнашты: Язучы,Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Нурзия  Мирхазова,язучы,рәссам Әлфия Юдина,"Кама таңнары" әдәби берләшмә әгъзасы Инсаф Кашапов, чуваш гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы Поликарпов Глеб.Язучылар үзләренең туган тел,дуслык турындагы шигырьләрен укыдылар. Ә Глеб үзенең туган телендә чуваш язучысының шигырен сөйләде. Динар Гатиятов башкарган җырлар чарага ямь өстәде.Кичәгә 28 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары һәм китапханәнең актив укучылары чакырылды. Чара  бик уңышлы үтте.  22 нче микрорайон  СТОС председателе Аклимә Зарипова кичәнең бик яхшы оештырылуын билгеләп үтте,  китапханәчеләргә,  килгән кунакларга рәхмәт белдерде.