Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Татар телем, серле,моңлы бишек" программасы.

Без- татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык.
Гәрәй Рәхим.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Татар телем, серле,моңлы бишек" программасы кысаларында оештырылган беренче чарада 28 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары катнашты.
"Без - татарлар" дип исемләнгән мәгълүмати сәгатьтә татар халкы тарихы, дөньяда татар милләтенең тоткан урыны турында саф татар телендә сөйләштек.