Китапханә "китап ярдәмгә ашыга".
Инвалидлар ункөнлеге- җәмгыятьтә мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә һәрдаим игътибарлы булырга кирәклекне искә төшерү вакыты.
Сәламәтлекләре аркасында, китапханәгә йөри алмаган китап укучыларга, китапларны өйләренә илтеп бирү- безнең китапханә эшенең мөһим бер юнәлеше. Әлеге укучыларның һәрберсенең нинди әдәбият белән кызыксынуын без- китапханәчеләр яхшы беләбез. Аларны яңа килгән китаплар белән дә таныштырып барабыз.