Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Сез беләсезме" рубрикасы


Түбән Кама шәһәре җәмигъ мәчете. Мәчет 1989—1996 елларда төзелә һәм шәһәрнең 30 еллыгы алдыннан ачыла. Җәмигъ мәчете- шәһәрнең мөселман гыйбадәтханәсе. Бу бербөтен мәдәни- мәгърифәт комплексы:монда мәдәният һәм тарих мәркәзе дә, китапханә дә, кунакханә дә бар. Мәчет бик заманча итеп ясалган. Архитекторлар шәһәрдә яшь кешеләрнең күп булуын искә алып, шул рәвешле төзергә тырышканнар.

Мәчет  бинасы башка мәчетләрдән гадәти булмаган корылышы белән аерылып тора. Күпманаралы, намаз  уку залы булган мәчет  түбәсенең ике якка авыш итеп ясалуы һәм түбәcендә гөмбәз булмавы, шулай ук манараларының  нигезе дүрткырлы багана итеп ясалуы белән җәлеп итә. 66 метр биеклектәге манаралары Рәсәйдә  иң биекләрдән санала. Манарасының  32 нче метрында азанчы  өчен көн яктылыгы бирә торган итеп áркалы уемтыклар ясалган.

Бинага төп керү юллары көнчыгыш  фасад ягында. Вестибюльдән икенче катка – намаз  уку залына (мәйданы  900 м²) күтәрелергә, шулай ук аскы катка – кием элү, тәһарәтләнү бүлмәләренә төшәргә мөмкин.