Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Туган як панорамасы "Ватанымның ал таңы син, Арча!"

   Бүген, "Татарстан әлифбасы" проекты кысаларында  48 нче гаилә китапханәсе хезмәткәрләре "Ватанымның ал таңы син, Арча" дип исемләнгән чара үткәрде.  Ул   республиканың Арча  районына багышланды,  Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә үтте.
    Алып баручылар  бөек Тукай Ватанының тарихы, үсеше, бүгенге көне турында сөйләделәр,күренекле урыннары, атаклы шәхесләре хакында мәгълүмат бирделәр. 
   Чарада  тумышлары белән Арча районының төрле авылларыннан булган, бүгенге көндә Түбән  Камада яшәүче  шәхесләр катнашты.   Суфиян Минһаҗев, Нурисә Габдуллина,   Данил Минһаҗев чыгышлары кичәнең иң кыйммәтле өлешен тәшкил итте.

 Шагыйрә Әлфия Юдина  үзенең нәсел тамырлары Арча якларына тоташкан булуы  хакында сөйләде, үзенең шигырен  укыды.

   Чара  Арча  якларына багышланган җырлар белән, Г. Тукай шигырьләре белән бизәлде.