Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Китапханәгә экскурсия

   
  Бүген 72 нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  өчен китапханә белән таныштыру  экскурсиясе  үткәрелде. Китапханә бүлекләре  белән таныштырылды, аларның эшләү тәртибе  аңлатылды. Китапханәдә укучы үзен  ничек тотарга тиеш булуы,  үзеңә ошаган китапны ничек сайлап алырга кирәклеге  турында сөйләнде.