Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Әкияти уен "Могҗизалар һәм тылсым илендә"

    Бүген балалар өчен "Укы һәм танып бел" клубының беренче утырышы- әкиятче Я.Гриммның тууына 235 ел тулуга багышланган "Могҗизалар һәм тылсым илендә"  исемле  әкияти уен үтте.
  Әкиятләрне һәр бала ярата, алар мавыктыргыч  дөньяга алып кереп ,күңел ачтыра, мәрхәмәтле һәм  гадел булырга өйрәтә.

     Чара барышында балалар әкият дөньясында "яшәделәр":  Я. Гриммның күңелле әкиятләрен  искә  төшерделәр, викторина сорауларына җавап эзләделәр, шаян бәйгеләрдә  көч сынаштылар.

Соңыннан  "Тылсымлы зонтик"  ясау буенча мастер-класс оештырылды. Китапханәче  " Әкият дөньясына бүгенге сәяхәт тәмамланса да, китапханәдә әкият китаплары бик күп, алып укырга чакырам" дигән сүзләр белән чараны  тәмамлады, уенда актив булганнары өчен  балаларга рәхмәт белдерде.