Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Әдәби дозор "Кыш бабай сандыгы"

  

  Балаларның кышкы каникул көннәрендә китапханәдә “Кыш бабай сандыгы” исемле   әдәби дозор үткәрелде

       Кыш Бабайның сандыгында ниләр генә юк анда....... Бүгенге чарадагы Кыш бабай  сандыгы, дөрестән тә, бик бай һәм  эчтәлекле иде. Анда  матур-матур шигырь, әкият китаплары, кызыклы табышмаклар,күңелле уеннар, бер әкияти мультфильм, баллы күчтәнәчләр бар иде.

       Сандыкны  бушату  барышында  чарада  катнашучылар  Кыш Бабайның Һәм Кар Кызының   ничек  итеп  Яңа  елның  төп тылсымчыларына  әверелүе турында белде. Язучылар, шагыйрьләр һәм әкиятчеләрнең кышкы сүзләр, кышкы  сурәтләр  тудырган  шигырьләре,  әкиятләре   белән  танышты, «Бозлы табышмаклар» чиште , «Чыршыны бизә», “Җитез итек”,  “Кар бөртекләре”  кебек   уеннарда  катнашты.  А. Алиш әкияте буенча эшләнгән “Куян кызы” мультфильмын  карадылар. “Сез бу  әкиятне карагач, нәрсә аңладыгыз?”- дигән  сорау  куелгач, балалар  үз  фикерләрен әйттеләр.

  Балалар яңа ел шигырьләре сөйләделәр, яңа ел җырлары җырладылар. Аларга чара бик ошады.