Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Сугыш темасына багышланган китапларга күзәтү үткәрелде.

Җәмгыять ничек кенә үзгәрмәсен, без-өлкәннәр, яшь буынны бөеклекне түбәнлектән аера белергә, Туган җиребезне яратырга, сакларга әзер булган патриотлар итеп тәрбияләргә тиешбез. Ә бу юнәлештә Бөек Ватан сугышы темасына мөрәҗәгать итү, шул темага язылган китаплар, әдәби әсәрләр белән таныштыру бик отышлы.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын каршылап, үсеп килүче буынга сугыш елларында халкыбызның күрсәткән батырлыгын, аяусыз көрәшен ачу максатыннан, 28 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен сугыш темасына багышланган китапларга күзәтү үткәрелде.