Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Халыкара туган тел көненә “Татарлыгым белән горурланам” .

21 нче февральдә ТАССрның 100 еллыгы уңаеннан   Халыкара туган тел көненә багышлап китапханә “Татарлыгым белән горурланам” дип исемләнгән татар халык мәдәнияте көне үткәрде. Чарада китапханәнең актив укучылары һәм 28 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары катнашты. Китап күргәзмәсе әзерләнде. Китапханәче татар халкының тарихы, татар мәдәниятенең борынгысыннан алып бүгенге көнгә сакланган гореф гадәтләре, традицияләре,йола- бәйрәмнәре турында сөйләде. Татар китабының чишмә башы, аш-сулары, татар театры, милли киеме турында мәгълүмат бирде. Татар халкының күренекле шәхесләре белән таныштырды.