Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

“Бөек җиңү,шанлы тарих”исемле китап күргәзмәсе белән таныштырылды.

1941 нче елның 22 нче июнендә немец-фашист илбасарлары илебезгә басып кергәч, халык белән бергә язучыларыбыз да көрәшкә күтәрелә. Сугышның беренче елында гына да 25 каләм иясе фронтка китә. Бу сугышта Татарстан 31 язучысын югалта.
“Бөек җиңү,шанлы тарих”исемле китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар язучыларының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат,аларның кайбер әсәрләре тупланган “Каһарман каләме” һәм сугыш утларын кичеп,исән кайткан әдипләребезнең иҗатлары турланган “Соңгы һөҗүм” китапларына күзәтү ясалды.