Әдәби-күңел ачу программасы "Кыш-могҗизалар чоры"
5 нче декабрь көнне Н.Лемаев скверенда әдәби-күңел ачу программасы үтте: "Кыш- могҗизалар чоры"
48 нче гаилә китапханәсе хезмәткәрләре шәһәр кешеләрен күтәренке күнел белән каршы алды: Кыш бабай кышкы табышмаклар, мәкаль- әйтемнәр тәкъдим итте. Балаларга кышлаучы кошлар турында мәгълүмат бирелде, җимлекләр куярга кирәклеге әйтелде.Кыш бабай баллы күчтәнәч өләште.