Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Әдәби- музыкаль сәгать "Әни-һәр язмышның иң мөһим сүзе"

 Ноябрь аеның яң якты, иң мөһим бәйрәме- Әниләр көне. Әни-һәркемнең иң кадерле, иң якын кешесе. Кадерле Әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Балалар гына түгел, бөтен җәмгыять аналар канаты астында.

 Әниләр көненә багышлап, 48 нче гаилә китапханәсендә,китапханәнең актив укучылары өчен әдәби-музыкаль сәгать үтте. Бәйрәмгә багышлап әзерләнгән презентация тәкъдим ителде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. 28 нче мәктәп каршында эшләп килүче балалар сәнгать мәктәбе укучылары музыкаль ,шигъри  бүләк  белән катнаштылар. Шагыйрәләр Н.Баязитова, Ә.Юдина,С.Шәрәпова үзләренең шигырьләрен бүләк иттеләр. Чара бик күнелле үтте,  чакырылган кунаклар яхшы кәеф,күтәренке күңел белән таралышты.