Әдәби сәгать "Виктор Драгунский-балачак дусты"
Китап укуның дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, "Денис хикәяләре"нең 60 еллыгына багышлап оештырылган "Виктор Драгунский-балачак дусты" исемле регионара акциядә катнашып,Түбән Ккаманың 48 нче гаилә китапханәсе 26 нчы мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары өчен әдәби сәгать үткәрде.
Язучының тормышы һәм иҗаты турында презентация тәкъдим ителде, аның ике хикәясе белән якыннан таныштырылды. "Китап-иң яхшы дус" дип аталган китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясалды. В.Драгунскийның күңелле дә,тәрбияви дә хикәяләре балаларга бик ошады.