Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Яхшы кәеф көне "Һәммәгезне дә укырга, уйлап чыгарырга, уйнарга чакырабыз"

Бүген китапханәдә "Һәммәгезне  дә укырга, уйлап чыгарырга, уйнарга чакырабыз"исемле яхшы кәеф көне үткәрелде. Китапханәгә килүчеләрне Укымышлы Песи каршы алды. Ул балаларны әкияти сәяхәткә чакырды. Сәяхәт юлында балалар интерактив кроссворд  чиштеләр, әкиятләр буенча викторина сорауларына җавап бирделәр һәм иҗади остаханәдә  кәгазьдән песи ясадылар.