Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Интеллектуаль уен: "Юк, мин Байрон түгел, мин башка"

9 нчы октябрь көнне 26 нчы мәктәпнең физика укытучысы Хабибуллина А.А. үтенече буенча 7 нче сыйныф  укучыларына "А.С.Пушкин һәм М.Ю. Лермонтов әсәрләрендә физик күренешләр" исемле фәнни- тикшеренү эшен башкаруда ярдәм йөзеннән "Юк, мин Байрон түгел, мин башка" дигән интеллектуаль уен үткәрелде.М. Ю Лермонтовның тормышы һәм иҗаты буенча презентация тәкъдим ителде, әсәрләреннән өзекләр укылды..Физик күренешләрне тасвирлаган әсәрләр буенча фикер алыштылар.

        Чара өйрәнелә торган  материалны тирәнрәк аңларга һәм физик күренешләрнең матурлыгын ачыграк күрергә ярдәм итте.