Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Еллар сезгә зирәклек өстәгән" шатлыклы очрашу кичәсе

 2 нче октябрь көнне китапханәдә Өлкәннәр  көненә багышлап "Еллар сезгә зирәклек өстәгән" исемле очрашу кичәсе үтте. Кунакларыбыз- китапханәнең өлкән яшьтәге актив укучылары.  Кичә китапханәчеләрнең котлау һәм рәхмәт сүзләреннән башланып китте. Сәнгать мәктәбеннән килгән балалар чыгышы ,алып баручының татар шагыйрьләренең күңелле дә, мәгънәле дә шигырьләрен  укуы кунакларга бик ошады. Ә шәһәребезнең  танылган шәхесе Һәдия Хәбибуллинаның  чыгышы, шагыйрә Әлфия Юдинаның, Саимә Шәрәпованың үз шигырьләрен укуы кичәнең бизәге булды.  Кичә чәй табыны янында дәвам итте.  Өлкән буын укучыларыбыз  китапханәнең үз укучыларына күрсәткән хөрмәте өчен рәхмәт белдерделәр. Ә үзләре очрашып, сөйләшеп утырулары белән олы куаныч кичерде.