Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Гасырлар авазына колак салып" киңәйтелгән иллюстратив китап күргәзмәсе

Китапханәдә 16 нчы сентябрьдән алып 2 нче октябрьгә кадәр  Татарстан  республикасы дәүләтчелеге тарихындагы мөһим вакыйганы- ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны каршылап "Гасырлар авазына колак салып" дип аталган  киңәйтелгән иллюстратив китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдәге әдәбият республиканың оешу тарихы,шул еллардагы сәяси вазгыять, үсеш юлы,халкының бүгенге яшәеше,Татарстанның икътисади һәм сәяси тормышы турында сөйли.

   Китапханә укучылары  өчен күргәзмә  бай  мәгълүматлы  булуы белән бик ошады., китапханәче сөйләмен кызыксынып тыңладылар.