Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Кызыклы хәбәрләр сәгате "Һәрвакыт булсын китап!".

Бүген 48 нче китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең "Гаилә" паркында "Һәрвакыт булсын китап!" исемле кызыклы хәбәрләр сәгате үткәрде.

Балалар һәм аларның әтиәниләре төрле бәйгеләрдә, викториналарда бик теләп катнаштылар.Китап турында әдәби геройлар турында кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар.

Чарада катнашкан балалар һәм әтиәниләр китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр.