Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Рафис Корбан шигырьләре"

1 нче мәктәпнең 3 нче сыйныфында Рафис Корбан иҗатына багышланган шигъри минутлар үтте. Чарада укучылар язучының тормыш юлы hәм иҗаты белән таныштылар. Р.Корбан яшьтән үк шигырьләр яза башлый hәм гомере буе “Сабый җанлы шагыйрь” булып кала. Китапханәбездә аның балалар яратып кабул иткән: «Буран кайда йоклый?»,”Минем туган көнемдә”, “Куркуын җиңгән батыр”, «Сөзгәк болыт», «Капкорсак һәм Бавырсак» h.б. китаплары бар. Хәзерге көндә аның 20 дән артык китабы дөнья күрде.Балалар зур кызыксыну белән шагыйрьнең туган як, ел фасыллары турындагы шигырьләрен тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр.