Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

«Туган ягым шагыйрәсе- Илзирә Вәлиуллина»

Чара 1нче мәктәпнең 3нче класс укучылары белән уздырылды. Илзирә Сәмигулла кызы Вәлиуллина – Түбән Кама районы Тоба авылында туып үсә. Каенлы урта мәктәбен, Түбән Камадагы нефть химиясе техникумын, аннары Казан иктисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлый. Түбән Камадагы “Кама таңнары” әдәби берләшмәсендә хезмәт итә. Китапханәбездә аның “Аккошлы күл” (2006), “Рәхмәт сиңа” (2011) балалар өчен “Зәйдә сикерә балык” (2007), “Догалы өй” (2009) исемле китаплары бар.

Илзирә үзенең шигырьләрендә туган якның табигатенә хозурлана, балалар тормышына, аларның үз тотышын тасвирлап яза.