Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

“ Шәвәли ничә яшьтә”

Чарада Шәүкәт Галиев иҗаты ачып бирелде, аның иҗат иткән шигырьләрен: “Тамаша”, “Бүләк көзге”, “Тыйнаклык”, “Онытылган...”,“Физзарядка ясый куян” hәм Шәвәли турында балалар рәхәтләнеп тыңладылар. Шулай ук кызлар башкаруында җыр, малайлар “Бииләр итек, читекләр” (Ш. Галиев сүзләренә) татар биюен яратып карадыларАзакта китапханәче Ш.Галиев китаплары буенча күзәтү үткәрде, язучының китапларын балалар китапханәсеннән алып укырга тәкдим ясалды. Берәр китабын укыган кешенең тагын икенче китапларын да укыйсы килә. Шәүкәт ага сезнең тырыш, яхшы кешеләр булып үсүегезне тели.