Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

«Җан рәхәте туган җиремдә»

Чарада 1нче мәктәпнең 5 “Б” класс укучылары катнашты, hәм презентация белән беррәттән барды.

Куктәге кояш, болытлар, үсемлекләр, кошлар, хайваннар - болар барысы да табигать. Ә үз ягыңның табигате - иң якыны. Табигать- зур байлык, тик аны саклый белергә генә кирәк. Безнең уртак йортыбыз матур, чиста булсын өчен урман-кулләрне сакларга, елга буйларын пычратмаска кирәк. Табигать безгә зур хәзинә: безне туендыручы кара туфрак, суларга hава, эчәргә су бирә. Бу- бәяләп бетергесез байлык. Балалар бу фикер белән бик теләп риза булдылар.