Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

«Алиш- балалар әкияте остасы»

Чарада 2 нче мәктәпнең 2 нче класс укучылары катнашты. Балаларны кыскача язучының тормышы hәм иҗаты белән, аның “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән Тукмар”, “Нечкәбил”, “Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык”, “Койрыклар” әкиятләре белән таныштырдык, шигырьләрен укыдык. Әкиятләр сөйләм телен үстерүгә ярдәм итәләр, алардагы чикләнмәгән хыял байлыгы яшь кешенең акыл зирәклеген арттыра, тормыштагы төрле хәлләрне бәяли белергә өйрәтә. Шушы әкиятләре буенча викторина үткәрдек, “Нинди әкияттән?” исемле уен уйнадык. Балалар укыган өзекләрдән нинди әкият икәнен белергә тиеш иде.

Азакта “Койрыклар” әкияте күрсәтелде.