"Курбан-байрам"
23 июньдә "Яшьләр" скверында Корбан бәйрәме узды. Бәйрәмне "КаМал" мәчете оештырды. Балалар hәм кунаклар өчен бай күңел ачу программасы: төрле эстафеталар, уеннар һәм викториналар әзерләнде. Парк территориясендә төрле мәйданчыклар эшләде.
Балалар "Корбан бәйрәм" дигән минитеатр күрсәттеләр . Китапханәләр китап күргәзмәсе оештырды, викториналар һәм ребуслар, конкурслар hәм мастер- класс уткәрде.Бәйрәм ахырында кунаклар да хуш исле пылау белән сыйланды.