Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Илең турында уйла"

Язучы Ф. Кәримнең тууына 115 еллыгына 1 -нче мәктәпнең 3 “б” сыйныфында “Илең турында уйла” дип аталган әдәби танышу үткәрелде.

 

Фатих Кәрим күренекле татар шагыйре, язучы, әдәбият эшлеклесе, шигырьләр, поэмалар, повестьлар, драмалар авторы. Аның иҗаты турында күп кенә мәкаләләр һәм басмалар басыла. Укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Чара үсеп килүче буында туган телгә сакчыл мөнәсәбәт, китап укуга мәхәббәт тәрбияләү, балаларны Фатих Кәрим иҗаты белән таныштыру һәм иҗади сәләтләрне үстерү, намуслылык, игелек һәм ярдәмчелек кебек сыйфатларны формалаштыру өчен тәрбияви максатка ия.

 

Фатих Кәрим балалар өчен аеруча гүзәл әсәрләр иҗат итә. Аның “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Аучы”, “Тирән күл”,”Гармунчы аю белән җырчы маймыл” шикелле поэмалары, күп кенә шигырьләре татарсовет балалар әдәбиятының алтын фондына керделәр.
Чара барышында балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән танышалар, аның шигырләрен кычкырып укыдылар.