Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

«Әйдәгез дуслашыйк/Давайте дружить»

1-нче мәктәпнең 4 “г” сыйныфында Факил Сафин иҗаты белән әдәби танышу үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга язучының тормышы hәм иҗаты турында сөйләделәр.

Факил Сафин - балалар әдәбиятында да актив эшли . Аның балалар , яшүсмерләр өчен заман сулышын тоеп , алар психологиясен тирәнтен белеп язган әсәрләре, китаплары бик күп. «Кошлар яратучы малай», «Кибеткә баручы аю«, «Әйдәгез, дуслашыйк» балалар өчен язылган шигырь китаплары Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә басылды. Алар өчен атап язган шигырьләре “Ялкын”, “Мәйдан”, “Салават күпере” журналарында, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталарында басылып чыга.

Укучы балалар сөйләгәнне, Ф.Сафин сүзләренә язылган җырларны тыңладылар. Матур, төсле һәм мавыктыргыч китаплары белән таныштылар.