Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Күңелле балачак"

1-нче мәктәпнең 3 “г” сыйныфында татар балалар әдәбиятының күренекле вәкиле - Бари Рәхмәт иҗаты буенча әдәби танышу үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга шагыйрьнең тормышы hәм иҗаты турында сөйләделәр.

Б. Рәхмәтнең балалар өчен язган шигырьләре форма җыйнаклыгы, фикер һәм хисләрнең балалар рухына ярашлы, табигый, эмоциональ көчле яңгырашта булулары белән аерылып торалар. Һәрбер шигыре конкрет тәрбияви максатны күздә тотып язылса да, автор гади үгет-нәсихәт әйтү юлына басмый, һәр очракта үзенең фикер-идеясен укучы күңеленә тәэсир итәрлек, аны рухи баетырлык берәр уен, вакыйга, тормыш детале яки табигать күренеше аша бирергә тырыша.

Шагыйрьның үзе исән чагында нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган дистәдән артык исемдә китаплары басылып чыга.

Укучылар игътибар белән тыңладылар, Б. Рәхмәт шигырьләрен  сәнгатьле итеп укыдылар.