Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Тукай әкиятләре дөньясы"

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көне hәм Татарстан Республикасында туган тел көне уңаеннан 1-нче мәктәпнең 3-нче “В”сыйныфында “Тукай әкиятләре дөньясы”дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрелде.

Балалар шагыйрьнең тормыш юлы hәм иҗаты, аның үгет- нәсихәт биргән, тәрбиягә өйрәткән “Су анасы” , “Шүрәле” әсәрләре белән таныштылар. Алар Тукай иҗаты аша үз милләтеңне яратырга, туган илеңнең кадерен белергә өйрәнәләр. Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.

Чара презентация белән беррәттән алып барылды.