Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Табигать баласы/Дитя природы"

1-нче мәктәпнең 3 “в” сыйныфында Рафаэль Газизов иҗаты буенча әдәби танышу үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга язучының тормышы hәм иҗаты турында сөйләделәр.

Рафаил Газизов иҗатында балаларны төрле яклап тәрбияләүне, аларны кече яшьтән үк тормыш матурлыгына өйрәтүне, сәламәт кешеләр итеп үстерүне максат итеп куйган.

 Шагыйрьнең иҗаты күпкырлы, бик халыкчан, шигъри дөньясы киң. Бай сурәтләү чаралары аша шигырьләре яхшылыкка өнди, әти- әнигә, өлкәннәргә мәхәббәт тәрбияли, аларда хезмәт темасы да калку итеп бирелә.

2006нчы елда “Бүләгем” исемле балалар китабы өчен Г. Христиан Андерсен исемендәге Халыкара дипломга лаек булды.

Балалар сөйләгәнне игътибар белән тыңладылар, үзләре дә шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.