Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Язмыш орчыгы"

1-нче мәктәпнең 4 “б” сыйныфында Нәкыйп Каштанов иҗаты белән әдәби танышу үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга язучының тормышы hәм иҗаты турында сөйләделәр.

Н.Каштанов, гомер буе медицина өлкәсендә эшләсә дә, актив рәвештә балалар өчен проза hәм поэзия иҗат итә. Аның «Төлке» операциясе» (1995), «Ак күгәрчен күктә уйный» (1999), «Тылсымлы курай» (2001) китапларына кергән повестьлары, хикәяләре, әкиятләре, мәзәкләре укучылар тарафыннан җылы каршы алына, «Сәйлән», «Язмыш орчыгы», «Күкләргә кунмый тузан» китапларын да балалар яратып укыйлар. Кайбер кыска хикәяләре, шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелә.

Н.Каштанов туган тел, милләт язмышы, татар халкының гореф-гадәтләре, рух белән тән сәламәтлеге проблемаларына, әдәбият-сәнгатькә кагылышлы мәкаләләре аны киң кырлы каләм иясе итеп таныта. Ул шулай ук медицина өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып барган һәм гамәли нәтиҗәләргә ирешкән табиб-галим буларак та үз даирәсендә билгеле шәхес.

Чара дәвамында балалар табиб-иҗатчының хикәяләрен, шигырьләрен кычкырып укыдылар, табышмакларына җаваплар таптылар.