Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Кояшны кочкан малай"

1-нче мәктәпнең 5 “б” сыйныфында Ләбиб Леронның 60 яшьлек юбилеена багышланган әдәби танышу үткәрелде. Укучыларны кыскача шагыйрьнең тормыш юлы hәм иҗаты белән таныштырдык.

Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә яза. Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыентыгы, «Транзистор үч ала» (1989) дигән шаян хикәяләр, «Тәгәрмәчле чана» (1993) дигән әкиятләр, «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, «Кояшны кочкан малай» (2004) дигән шигырьләр, әкиятләр, мәзәкиятләр, җырлар, пьесалар җыентыгы авторы. Аның «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә.

Балаларны Ләбиб Леронның китапханәдә булган китаплары белән таныштырдык. Ә укучылар матур итеп аның шигырьләрен укыдылар.